Социаль түләүләр 1 февральдән 4,9%ка артты

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән социаль түләүләр артты.

Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9% ка индексацияләнгән. Бу үзгәреш Татарстанда яшәүче, айлык түләрне алучы 327 791 кешегә кагыла (инвалидлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, радиациягә дучар булган кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм кайбер башка гражданнар).

Индксация күләме 2020 елга инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән.

Моннан тыш, ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы 4,9% ка индексацияләнә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International