Баулы ветеранын юбилей белән котладылар

2021 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен туганнары һәм якыннар арасында тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Варис Шакиров бәйрәм итте.

Варис Шакиров Ярмәкәй районында туган. Гаиләдәге биш баланың иң өлкәне булган. Сугыш башлангач, әтисен сугышка алганнар, әнисе балаларны үзе генә үстергән. Әнисенә ярдәм итү өчен, Варис Исхаковичка мәктәпне ташларга туры килгән, ул өч классны гына тәмамларга өлгергән. Колхозда көч куя башлаган, ә 15 яшеннән тракторчы булып эшләгән. Армиядә хезмәт иткәннән соң, ул нефть скважиналарын бораулаучы булып хезмәт куйган, бу һөнәргә ул 40 елдан артык гомерен биргән.

Юбилярны балалары һәм оныклары, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котладылар. Ил президентыннан хат тапшырып, ул юбилярга иминлек һәм ныклы сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International