Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен, уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларын сайлап алу буенча тавыш бирү уза.

Тавыш бирү Баулы муниципаль районының рәсми сайтында һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталында уза һәм 2021 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Сез тәкъдим ителгән территорияләрнең берсе өчен тавыш бирә яки үз вариантыгызны күрсәтә аласыз.
Иң күп тавш җыйган территория конкурста катнашачак. Архитекторлар конкурс проекты булдырачак, ул Бөтенроссия конкурсында җиңсә, 2022 елда тормышка ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасыннан 16 проектның 11е конкурста җиңде, шул исәптән Баулы районы проекты да.
.gif)