Россия Банкы "Пенсион ФГ" проектын тормышка ашыра башлады

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

2020 елда Россия Банкы «Пенсион ФГ» проектын тормышка ашыра башлады - өлкән яшьтәге кешеләр, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс белеме буенча онлайн-дәресләр.

Татарстан Республикасы әлеге чарага республика халкын күпләп җәлеп итеп,Россия Федерациясендә проекты тормышка ашыру буенча беренче урынны алды.
Россия Банкы уздыра торган финанс белеме буенча дәресләрнең уникальлеге шунда: алар конкрет банк продуктларын тәкъдим итми, коммерция оешмаларына бәйле түгел һәм белем бирү максаты белән генә булдырылган. Дәресләр үткәрү өчен төп мәйданчыклар булып халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре тора.

2021 елның 27 гыйнварыннан проект кысаларында «Экономия для жизни», «Банковские услуги. Выбираем банк в помощники», "Финансовое мошенничество. Защити себя и свою семью" темалары буенча онлайн-форматта бушлай дәресләр оештырылачак. 

Инструкция по подключению к онлайн-занятиям «Финансовая грамотность для старшего поколения» (Пенсион ФГ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International