«ИТ-парк» дәүләт учреждениесе халыкны цифрлаштыру дәрәҗәсен үстерү максатларында «Электрон коммерциянең онлайн-платформаларында (маркетплейсларда) сәүдә нигезләре. Kazanexpress та теркәлү һәм сәүдә итү» темасы буенча түләүсез нигездә белем бирүне оештырырга тәкъдим итә. Уку теләк белдерүчеләр өчен уңайлы форматта оештырылачак (онлайн/офлайн).
Әлеге тематиканы яктырту җирле җитештерүчеләргә сәүдәнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга, тәэмин итү географиясен киңәйтергә, керемне арттырырга һәм киләчәктә үз производстволарын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Укулар «Kazanexpress»ка нигез салучыларның берсе Егор Попов, шулай ук «ИТ-парк» ДАУ экспертлары катнашында оештырылачак.