Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, СКБ Контурбелән берлектә, 29 гыйнварда «Ваклап сатуда маркировкаланган кием белән эшләү» темасына бушлай онлайн вебинар үткәрәчәк. Башлану вакыты 14:30.
СКБ Контур эксперты Николай Акишин ваклап сатуда маркировка белән эшләүнең барлык этаплары турында сөйләячәк.
Вебинарның төп сораулары:
- маркирланган товарны ничек кабул итәргә;
-маркирланган товарларны каталогка ничек өстәргә;
- товарлар каталогын кассага ничек тапшырырга;
- маркировкаланган киемне ничек сатарга;
- үз җиһазларының маркировкага әзерлеген ничек тикшерергә һәм яңасын ничек сайларга;
- реаль җиһазларда һәм сервисларда ничек эшләргә.
Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү кирәк: https://events.webinar.ru/11289969/7829271 Сораулар барлыкка килгән очракта, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының Үсеш һәм эшмәкәрлекне яклау департаментына 236-99-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.