22 гыйнварда инстаграмда - региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең opriemnaya116 аккаунтында тематик туры эфир узачак, ул 10.00 сәгатьтә старт алачак.
Эфирны “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова ачачак.
Социаль түләүләрне башкарганда пенсия белән тәэмин итү һәм яңалыклар турында РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова сөйләячәк.
ТР хезмәт, социаль яклау министры Эльмира Зарипова 3 яшькә кадәрге балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүләр турында хәбәр итәчәк.
Татарстан халкына медицина-санитария экспертизасын гамәлгә ашырганда законнардагы үзгәрешләр турында ТР буенча МСЭ Баш бюросы җитәкчесе - баш эксперты Ригель Низамов сөйләячәк.