Шалты авылында узган гражданнар җыенында авыл халкы шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Алар сүзләренчә, Баулы - Шалты автобусы 12 гыйнвардан бирле йөрми. Бу хакта җирлек башлыгы да белмәве ачыкланды. Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин проблеманы урында ачыкларга булды. Бу маршрут буенча йөргән автобус ватылган. Аны рәтләү белән, бу маршрут торгызылачак.