Баулы сәнгать мәктәбе истәлекле бүләк алды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Баулының мәдәни тормышында истәлекле вакыйга булды.

Күренекле татар композиторы Ганс Сәйфуллинның улы Альберт Сәйфуллин Баулы сәнгать мәктәбенә уникаль бүләк - әтисенең пианиносын тапшырды.

"Пианино безнең мәктәптә иң яхшы урынны ала алып торачак һәм мәктәбебез, укучылар һәм педагоглар өчен талисман булачак, - дип сөйләгщн "Баулы-информ" редакциясенә сәнгать мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Марина Епишкина. - Без традицияләрне балаларга тапшырачакбыз, чөнки милли музыка булганда, халык та бар.  Бу уен коралы Баулы җиренең талантларга бай булуын искә төшереп торачак».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International