Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында “Баулы-информ” редакциясе “Телем – горурлыгым минем” шигырь конкурсын игълан итә.
Конкурста катнашу өчен, туган телеңә багышлап үзегез иҗат иткән шигырьләрне, авторның фотосын редакциягә юлларга кирәк. Авторның исемен, фамилиясен, атасының исемен, яшен, телефон номерын да күрсәтү зарур.
Конкурс материаллары кулъязма, компьютерда җыелган текст, видеоязма рәвешендә кабул ителә һәм аны безнең адреска төрле ысуллар белән юлларга була (редакциягә китереп бирергә, slava_trudu@bk.ru электрон почтасына яки Вконтактега “Баулы-информ” төркеме аша хәбәр рәвешендә җибәрергә). Шигырьләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
Конкурсның беренче этабы – шигырьләр кабул итү – 2021 елның 22 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр (17 сәгатькә кадәр) үткәреләчәк.
Конкурсның икенче этабы – “Баулы-информ” сайтында тавыш бирү – 2021 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр үткәреләчәк.
Нәтиҗәләр 2021 елның 2 июнендә басманың интернет версиясендә дөнья күрәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Конкурста 6 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.
6+