Агымдагы елда югары тизлекле Интернетка республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объектын тоташтырачаклар.
Алар арасында техникумнар һәм көллиятләр, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьлары, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. Әлеге максатларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан республикага өстәмә рәвештә 1 млрд сум тирәсе акча җибәреләчәк. Гомумән алганда, кертемнәр 2 млрд сумнан артып китәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль әһәмияттәге учреждениеләрне тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында уза. Программа нигезендә, башта 2021 елда республиканың 802 объектта югары тизлекле Интернет үткәрү планлаштырылган иде.
Шулай да, федераль финанслау чараларын җәлеп итү исәбенә, проект киңәйтелгән. Безнең республика җәлеп ителә торган федераль чаралар буенча төбәкләр арасында лидер булды.
Интернет Татарстанның өстәмә 1 755 социаль объектында барлыкка киләчәк. Чагыштыру өчен, 2010-2020 елларда тизлекле Интернет 4 мең СЗОда үткәрелгән. Шул ук вакытта 2020 елда челтәргә 733 объект тоташтырылган.