Коронавируска каршы антитела икенче прививкадан соң ике атна узгач барлыкка киләчәк.
"Һәркем, яшәү урыны буенча поликлиникада язылып, Covid-19 каршы прививка алырга мөмкин", - дип расладылар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Спутник V” вакцинасының бер ампуласы биш кешегә исәпләнгән, ә аны ачканнан соң яраклылык вакыты нибары ике сәгать, шуңа күрә татарстанлылар язылганнан соң вакцинациягә җаваплы карарга һәм медучреждениегә билгеләнгән вакытта килергә тиеш.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Жаворонков вакцинациядән соң антитела барлыкка килү буенча ремарка ясады. Алар вакцинациянең икенче этабыннан соң барлыкка килә.
"Спутник V" - ике фазалы вакцина, прививкага беренче визиттан соң 21 көннән кабат килергә кирәк булачак. Әйтергә кирәк, ике фаза арасындагы чорда ОРВИ симптомнары барлыкка килсә, вакцинацияне өзәргә туры киләчәк, шуңа күрә сәламәтлекне икеләтә сакларга кирәк.