Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде.
"Боз суына чумганда барлыкка килә торган иммунитетны стимуллаштыручы адреналин һәм үзенчәлекле ферментлар вируска үтеп керергә мөмкинлек бирми", - дип аңлатты белгеч. Эш шунда ки, иммунитетның кискен артуы төрле вирусларны һәм бактерияләрне бетерә.
Суның коронавирус белән зарарлану ихтималы юк, дип өстәде Тимаков. Өстәвенә, аның сүзләренчә, "суыкта вирус күпкә сирәгрәк йога".