Татарстанда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә хәзер 0,8% комиссия түләргә туры киләчәк.
Порталда бастырылган хәбәрдә әйтелгәнчә, үзгәрешләр 3 гыйнварда кертелгән һәм алар "Татэнергосбыт" АҖ тарафыннан куелган түләү документларына кагыла. Шул ук вакытта комиссия «Ак Барс Банк» ПАО карталары белән түләгәндә алынмаячак.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, комиссия күләме РФ Хөкүмәтенең №1164 карары белән бәйле рәвештә үзгәртелде.
"2020 елда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша республика халкы 16,5 миллиард сумлык торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен түләгән. Чагыштыру өчен: 2019 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү суммасы 13 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Гадәттәгечә, ТКХ түләү порталда иң күп кулланылган сервисларның берсе булып тора ", - дип ассызыкладылар министрлыкта, 2020 елда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 300 млн транзакция башкарылган, бу узган ел белән чагыштырганда 20 млн га күбрәк.