Районыбызда ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, күп еллар районыбыз, республикабыз һәм илебез үсеше өчен хезмәт куйган лаеклы кешеләрне юбилейлары белән котлау күркәм традициягә әверелде. Тыл хезмәтчәне Җиһангирова Әминә Мөхәммәтзәки кызы да шундый хөрмәтле якташларыбызның берсе, кичә ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Әминә апа тормыш иптәше белән бергә өч бала үстергән, хәзер ул өч онык һәм дүрт оныкчыгының яраткан әбисе.
Район башлыгы исеменнән юбилярны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина котлады.