Баулы балалар театр коллективы төбәкара конкурс гран-приен яулады

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балалар-яшүсмерләр театр (драма һәм курчак) коллективларының «Иделкәем & Кариев варислары» XI төбәкара фестиваль-конкурсына йомгак ясалды, ул пандемия белән бәйле рәвештә читтән торып уздырылды.

“Драма театры” номинациясендә “Гран-при” исеме Баулы укучылар йорты каршында эшләүче "Большая перемена" балалар театр коллективына (җитәкчесе педагог Алсу Рафаэль кыз Сәетова) бирелде.  Алар "Хлеб той зимы" дип исемләнгән спектакль сәхнәләштергәннәр.

Инсценировканы коллектив җитәкчесе Э.Фонякованың “Теге кыш икмәге”, Е. Верейскаяның “Өч кыз”, Т. Цинбергның “Җиденче симфония” китаплары буенча әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International