Баулы бала тудыру йортында беренче булып малай туган

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел каникуллары чорында (31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр) Баулы районында биш кеше туган. Бу хакта район башлыгы Рамил Гатиятуллин үткәргән аппарат киңәшмәсендә район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.

Ике баулылы район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә, өчесе район территориясеннән читтә дөньяга килде. Беренче бала 9 гыйнварда Баулы бала тудыру йортында туган. 100 граммлы 3 килограмм авырлыктагы сәламәт сабый Баулы шәһәрендә яшәүче гаиләдә өченче бала булып дөньяга килде.

Кызганычка каршы, районда үлүчеләр саны өч мәртәбә күбрәк: 14 кеше, берсе хезмәткә сәләтле яшьтә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International