«Баулынефть» идарәсе ветераннар советы составында үзгәрешләр булды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның гыйнварыннан әлеге иҗтимагый оешманың рәисе булып Илдар Закинурович Шәймарданов эшли башлады.

Ул бу вазыйфада 15 ел дәвамында эшләгән Чулпан Фәтхуллинны алыштырды.

НГДУ ветераннар советының рәсми тарихы 1973 елдан башлана. Беренче рәис итеп Илья Кириллов сайлана, 2005 елда - Чулпан Фәтхуллин.

Үз сафларында 734 кешене берләштерүче ветераннар советы бу елларда профсоюз комитеты һәм предприятие җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International