2020 елда Баулыда 188 бала туды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елда Баулы ГХАТ бүлегендә 188 сабый теркәлде: 101 малай һәм 87 кыз. Шуларның 61-е гаиләдә беренче бала, 61– икенче, 46 - өченче, 20-дүртенче- бишенче бала булып туган. Бер гаиләдә игезәкләр туган.

Иң яшь әнигә һәм әтигә 17 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 54 яшь.

Елның иң популяр исемнәре - Әмир, Артур, Алексей, Даниил (Данэль, Данил), Егор, Мухаммед (Мухаммад), Самир, Аделя, София (Сафия) һәм Милана.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 118 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 17, ә кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә -66 , ә кәләшкә – 70 яшь.

2020 елда 100 аерылышу турында акт, 1- уллыкка алу турында, 15 исем алыштыру, 42 – баланың әтисен билгеләү турындагы акт төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International