Баулының физик мөмкинлекләре чикле балалары өчен чара узды

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

9 гыйнварда "Трехгорка" чаңгы базасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле балалар өчен искиткеч чара узды.

Баулы балалары өчен төрледән-төрле спорт, мәдәни-күңел ачу уеннары оештырылды. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә уйнады. Баулылар бәйрәменә Кыш бабай белән Кар кызы да кушылды.

Балалар уеннар уйнап кына калмыйча, кышкы урманда кар мотоциклларында да рәхәтләнеп йөрделәр. 

Бәйрәм якташыбыз, Мәскәү өлкәсе вице-губернаторы Илдар Габдрахманов башлангычы белән оештырылды. Бәйрәмне үткәрүдә "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге, спорт бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International