Баулыда бриллиант туй белән котладылар

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Бүген, 9 гыйнварда, Николай Иванович һәм Лидия Васильевна Дровкиннар гаиләсе уртак тормыш итүләренең 60 еллыгын билгеләп үтә.

Дровкиннар өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген ветераннар дүрт оныкларына һәм биш оныкчыкларына сөенеп яши.

Юбилярларны истәлекле дата белән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International