Хөрмәтле православие динен тотучы баулылар!
Сезне чын күңелдән шатлыклы Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Төрле милләт һәм дин вәкилләре һәрвакыт тату яшәгән Баулы муниципаль районында Раштуа кешеләр арасында татулык һәм үзара аңлашу символы буларак аерым мәгънәгә ия. Ул безне меңьеллык гореф-гадәтләргә багышланган рухи-әхлакый кыйммәтләр тирәсендә берләштерә.
Чын күңелдән сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм игелек телим. Киләсе ел ышаныч, үзара аңлашып яшәү һәм тотрыклылык елы булыр дип ышанам.
Раштуа бәйрәме һәр йортка тынычлык һәм муллык, татулык һәм сабырлык, бәхет һәм шатлык алып килсен!
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин.