“Ватан” яшьләр клубының концертлар залында Баулы шәһәре башкарма комитеты үткәргән “Яңа ел белән, Баулы!” район конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста барлыгы 35 оешма, предприятие, учреждение катнашты.
«Баулы районының һәм Баулы шәһәренең мәктәпкәчә учреждениеләре арасында иң яхшы видеокотлау» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын - Кызылъяр балалар бакчасы;
2 урын - "Рябинка", "Алсу" балалар бакчалары;
3 урын - "Колокольчик", "Бәләкәч" балалар бакчалары.
- «Баулы районы һәм Баулы шәһәре мәктәпләре арасында иң яхшы видеокотлау» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын - Кызылъяр мәктәбе;
2 урын - Кырымсарай мәктәбе, "Шатлык" үзәге;
3 урын - 7нче мәктәп, Александровка мәктәбе.
«Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре арасында иң яхшы видеокотлау» номинациясе җиңүчеләре:
1 урын - «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге;
2 урын - Баулы полиция бүлеге, М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты;
3 урын - Төзекләндерү идарәсе, Покров-Урыстамак СДК
- «Сәнәгать предприятиеләре арасында иң яхшы видеокотлау» номинациясе җиңүчеләре:
1 урын - «Алойл-Ремсервис» ҖЧҖ, «Алойл» ЯАҖ
2 урын - "Баулынефть" идарәсе;
3 урын - Баулы УТТ.