Бүген Яңа Чүте авылында яшәүче Җәмилә Сөләйман кызы Лотфуллина үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Җәмилә апа 26 елдан артык КПССның XXII партсъезды исемендәге совхозда эшләгән. Тормыш иптәше белән 54 ел бергә гомер итеп, дүрт бала үстергәннәр. Бүген Җәмилә апаның 11 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.