Баулы шәһәре Татарстан Республикасының иң төзек торак пунктлары рәтендә

2020 елның 26 декабре, шимбә

Кичә республика Төзелеш министрлыгында “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс 2007 елдан алып ел саен җиде категориядә уздырыла.

ТР Хөкүмәтенең мактаулы дипломнарын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров тапшырды.

“15-30 мең кеше яшәгән торак пунктлар” категориясендә беренче урынны Баулы шәһәре алды, икенче урын Мамадыш шәһәренә бирелде, өченче урын Кама Аланына тапшырды.

 

Фото: Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International