Баулы халкын Яңа ел фотоакциясендә катнашырга чакыралар

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бәйрәм көне алдыннан Баулы үзәк балалар китапханәсе һәркемне "Яңа ел кәефе" фотоакциясендә катнашырга чакыра.

Акция номинацияләре:

"Яңа ел "стихопады" - Яңа ел белән котлау-шигырь видеосы.
📌-“Яңа ел минем гаиләдә” - сезнең гаиләдә әлеге бәйрәмне бәйрәм итү традициясе белән бәйле фотолар;
📌 - "Минем Яңа ел костюмым" - Яңа ел костюмнарында балаларның кызыклы фотосурәтләре;
📌 “Мин чыршым!” номинациядә Яңа ел чыршысы янындагы балаларның кызыклы фотосурәтләре кабул ителә;

Акция 2020 елның 22-28 декабрендә үтә.

Фотоны яки видеоны https://vk.com/club138572651 (Баулы үзәк балалар китапханәсе) төркемендә урнаштырырга кирәк.

Акциядә катнашучы фамилиясен һәм исемен (сертификат өчен) күрсәтергә кирәк.
Һәр катнашучыдан бер фотография яки бер видео гына кабул ителә.
✅Барлык катнашучыларга электрон рәвештә сертификатлар җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International