Кичә районда коронавирустан вакцинация башланды. Беренче булып медицина өлкәсе хезмәткәрләре прививка ясаткан - барлыгы 15 кеше. Бу хакта үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев сишәмбе киңәшмәсендә район җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.
Алексеев сүзләренчә, ел ахырына кадәр тагын 35 доза вакцина килүе көтелә. Социаль, мәгариф, медицина өлкәләрендә эшләүчеләргә вакцинация үткәрү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин да прививка ясату теләген белдерде.