Баулы районы башлыгы шәхси эшмәкәрләр белән очрашты

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген, район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә, район эшмәкәрләре белән киңәшмә уздырылды.

 Район Советының утырышлар залында район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре һәм барлык төр хезмәт белгечләре, кече һәм урта бизнес оешмалары вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр җыелды. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин ил, шул исәптән, Баулы районында да, пандемия сәбәпле күп кенә үзгәрешләр кичерүен әйтте. Бигрәк тә җәмәгать туклануын оештыручы һәм кунакханә хезмәте күрсәтү юнәлешләре.

Татарстан республикасының эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фонды вәкиле Алсу Вәлиева шәхси эшмәкәрләрнең барлык төр дәүләт ярдәмнәреннән отышлы файдалану юллары, субсидия, микрозаймнар алу мөмкинлеге хакында аңлатып үтте.

 Салымнарны түләү хакында салым инспекторы Валентина Галкина сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International