Бу атнада Баулыда чаңгы сезоны ачылачак

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

1нче спорт мәктәбендә чаңгыны 31 декабрьгә кадәр алып торырга мөмкин (иртәнге 10 нан 16.00гә кадәр), ә 1 гыйнвардан чаңгыны 13.00 - 20.00 сәгатьләрдә.

Шулай ук беренче спорт мәктәбендә “Ура, каникуллар” шахмат турниры узачак - 3 гыйнварда сәгать 11дә. "Раштуа" турниры 7 гыйнварда шул ук мәктәптә узачак. Ә инде каникул азагында, 10 гыйнварда, шахмат буенча берләшкән дәрес үтәчәк.

5 гыйнварда универсаль залда җиңел атлетика буенча ел саен уздырыла торган ярышлар узачак. Универсаль залда расписание буенча дәресләр 4 гыйнвардан башлана.

Су процедураларын яратучылар 2 нче спорт мәктәбе бассейнына бара алачак. Бассейнның эш режимы: 30 декабрьгә кадәр (18.00 сәгатькә кадәр). Ел башында бассейн 2 гыйнвардан иртәнге 8 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.

Икенче спорт мәктәбендә укыту 4 гыйнвардан башлана, ә спорт заллары 2 гыйнвардан ачылачак.

3нче спорт мәктәбе 30 декабрьгә кадәр эшләргә планлаштыра. 1 гыйнварда (15.00дән) тимераякларны прокатка алу мөмкин.

Алдагы кышкы каникулларның иң көтелгән вакыйгасы - 2020-2021 чаңгы сезонын ачу. Бу шимбәдә, 26 гыйнварда, “Трехгорка” базасында чаңгы ярышлары узачак. Шәһәр һәм районның иң актив чаңгычылары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International