Баулы балалар китапханәсе республика конкурсында җиңде

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Баулы үзәк балалар китапханәсе “Елның балалар китапханәсе” республика конкурсында җиңүче булды. 1 мартта игълан ителгән конкурс 1 октябрьгә кадәр дәвам итте. Ә күптән түгел тантаналы бүләкләү тантанасы булды.

Балалар китапханәсе өч меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Шуларның 800гә якыны - яшүсмерләр. 2017 елда ук балалар үзәк китапханәсе “Елның балалар китапханәсе” конкурсында җиңүче булган иде, ул вакытта берничә китапханә җиңү яулады. Ә быел ул 15 китапханә арасында бердәнбер җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International