Баулы районында мәктәп каникуллары көннәре турында хәбәр ителде

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Быел мәктәп яны лагерьлары яңа мавыктыргыч форматта эшли.

19-25 декабрь көннәрендә район мәгариф учреждениеләрендә яңа ел чаралары уза. 

Яңа ел каникуллары 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр узачак.

Быел мәктәп яны лагерьлары да эшли - 23 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр. Быел мәктәп яны лагерьларының үзенчәлеге - төрле профильләр буенча бүленү. Мәсәлән, 6нчы мәктәптә - юл йөрү кагыйдәләре тематикасы, 7нче мәктәптә - асоциаль тәртип профилактикасы, калган мәктәпләрдә - сәламәтләндерү һәм спорт темасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International