Баулы иреклеләре ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ ИРЕКЛЕЛӘРЕ йомгаклау форумында катнаша

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр Казанда Татарстан Республикасы иреклеләренең (волонтерларның) йомгаклау форумы уза.

Форумда республика конкурслары финалистлары, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге иреклеләр үзәкләре җитәкчеләре һәм активистлары җыелган.

Форум эшендә “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы “Без киләчәк яклы” иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе Азалия Әбҗәлетдинова һәм “Без киләчәк яклы” хәрәкәте активисты, 6нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Алинә Шәрәпова катнаша.

Форум кысаларында конкурслар йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узачак. Баулы иреклеләре ике номинациядә номинацияләнгән: «Юный доброволец года» (Алина Шәрапова) һәм «Доброволец года в сфере гражданской-патриотическои работы» (Азалия Әбҗәлетдинова). 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International