Татар Кандызында шушы көннәрдә тантаналы рәвештә бозда шуу сезоны ачылды.
Директор Илшат Хәлиуллин җитәкчелегендә авыл мәктәбендә эшләүче ир-атлардан торган инициатив төркем ел саен хоккей корты төзи һәм анда боз катыра. Моның ярдәмендә авыл балалары, акча сарыф итмичә, хоккей уйный һәм тимераякта шуа ала.