Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Покров-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Фёдор Черновка яңа эш машинасы ачкычы тапшырган.
Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелә торган республика смотр-конкурсында җиңгән авыл җирлекләре башлыкларына 93 автомобиль һәм 17 урынлык җиде микроавтобус ачкычлары тапшырган. Бүләкләнүчеләр арасында Покров-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы Фёдор Чернов та бар.