Баулы районында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр буенча ведомствоара рейдлар уза.
Белгечләр гаиләләрдә профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, балигъ булмаганнарның ата-аналарына янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр тапшырдылар. Янгын турында хәбәр итә торган кайбер җиһазларда батарейкаларны алыштырганнар. Әлеге вакытка белгечләр Новозареченск, Исергәп, Покров-Урыстамак авылларында булдылар.
Авторы: Айгөл Хөсәенова.
Автор фотосы.