Тимераякны алмашырырга баш тартсалар, нишләргә?

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте - спорт кибетеннән тимераяк сатып алган. Өйдә аларны калын оекбаш белән кигәч, аларның кысуын аңлаган. Кибеткә тимераякларны алыштыруны таләп итеп мөрәҗәгать итә, әмма башка үлчәм булмый. Сатучы яңа партия керүне көтәргә кирәк, дип аңлата, һ әм акчаны кире кайтарудан баш тарта. Бу хәлдә нишләргә?

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" законының 25 статьясы нигезендә, 14 көн дәвамында, кулланучы формасы, габаритлары, фасоны, төсе, зурлыгы яки комплектациясе буенча туры килмәсә, азык-төлек булмаган товарны шундый товарга алмаштырырга хокуклы. Азык-төлек булмаган товарны алмаштырганда, аның төзек булуы, пломбалары, фабрика ярлыклары саклану, чегы булу зарур.

Әгәр товар кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнгә сатуда булмаса, кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акча суммасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Күрсәтелгән товар өчен түләнгән акча суммасын кире кайтару турында кулланучы таләбе күрсәтелгән товар кире кайтарылган көннән алып өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Кулланучының сатучы белән килешүе буенча товарны алмаштыру сатуга шундый ук товар кергәндә каралырга мөмкин. Сатучы кулланучыга аналогларның керүе турында кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International