Илсур Һәдиуллин балалар бакчаларында 2021 елда ата-аналар түләвенең нигә артачагын аңлатты

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Министр билгеләп үткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында ата-аналар түләве 4%ка артачак.

"80% әти-әниләр өчен арту 125 сум тәшкил итәчәк. Ата-ана түләве елына бер тапкыр арта. Күпчелек өчен ул 3 252 булачак, ата-аналар карау һәм тәрбияләү өчен генә түлиләр, бу исә үз эченә балаларны тукландыруны, карауны, кухня хезмәткәрләре хезмәтен ала. Ә калган барлык чыгымнарны республика үз өстенә ала», - дип билгеләп үтте Һәдиуллин.

Ул шулай ук, бала бакчага йөрмәсә, әти-әниләр туклану өчен түләми, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International