Россиядә шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне 2021 елның апреленә кадәр төшерәчәкләр

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Россиядә шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләр 2021 елның I кварталы ахырына кадәр ваклап сату челтәрләренә продукция китергәндә бәяләрне киметәчәк.

«20 декабрьгә кадәр шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләр һәм ваклап сату челтәрләре арасында килешүләр төзеләчәк. Килешүләр җитештерүчеләрнең ваклап сату челтәрләренә китергәндә бәяләрен киметүне һәм федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләренең ваклап сату бәясен чикләүне күздә тота ", - дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән киңәшмәсендә Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников.

Решетников аныклавынча, килешүләр киләсе елның I кварталы ахырына кадәр гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International