Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк тарафыннан социаль-икътисадый сәясәтнең иң кирәкле юнәлешләрен билгеләү максатында «Үсешнең милли максатларына ирешү юллары» темасына сораштыру уздырыла.
Сораулар «Халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге», «Талантларны үстерү өчен мөмкинлекләр», «Тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит», «Уңайлы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» һәм «Цифрлы трансформация» илкүләм максатлар турында мәгълүматны үз эченә ала. Анкета аноним булып тора.
Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз.