Баулы районыныда ветеранны юбилее белән котладылар

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бүген Татар Кандызы авылында яшәүче Вәлиуллина Мөршидә Дәүләтбаевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәне Мөршидә апа күп еллар «Южный» совхозында эшләгән.
Тормыш иптәше белән бергә алар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ветеран 14 оныгы, 9 оныкчыгы хөрмәтен тоеп яши. 
Район җитәкчелеге исеменнән гомер бәйрәме белән Мөршидә апаны Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин тәбрикләде, ветеранга ил башлыгы котлау открыткасын, шулай ук бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International