Узган шимбә шәһәрнең түбән өлешендә урнашкан "Ватан" паркында күңелле бәйрәм булды.
Салкын булуга карамастан, шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләр паркта җыелдылар. Бирегә әкият Яңа елның төп персонажлары - Кыш Бабай һәм Кар кызы дә килде. Катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел, шулай ук Россия Федерациясе Конституциясе көне белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров котлады.
Чара барышында цифрлы телевидениегә күчкәндә халыкка ярдәм иткән, дарулар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар белән тәэмин иткән волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмне үз чыгышлары белән мәдәният йорты артистлары бизәде.