Баулыда милли көрәш буенча беренчелек үтте

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

12 декабрь көнне 2нче санлы спорт мәктәбендә милли көрәш буенча район беренчелеге булып узды.

Анда Баулыдан һәм Кызылъярдан 2011-2012 елларда туган һәм аннан өлкәнрәк 28 бала катнашты. Тренер Ильмир Сабиров сүзләренә караганда, беренчелектә көрәш һәм грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче балалар катнаша.
"Пандемия белән бәйле рәвештә, агымдагы елда күп кенә ярышлар узмады, башка шәһәрләргә барып булмады. Шуңа күрә, балалар тәҗрибә алсын өчен, Баулы районы беренчелеген оештырырга булдык, - ди Илмир Сабиров. - Спортчылар әйләнеш системасы буенча җиде авырлык категориясендә ярышалар".
Тренер сүзләренә караганда, Баулы районында милли көрәш белән төрле яшьтәге 50гә якын бала шөгыльләнә.
Автор: Ләйсән Галимова.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International