2020 елның 7-16 декабрендә Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгы буенча өченче бөтенроссия онлайн – зачеты уздырыла.
Проект һәр гражданга онлайн - режимда үзләренең финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Моның өчен кертемнәр, кредитлар, страхование турындагы 30 сорауга һәм башка актуаль темаларга җавап бирергә кирәк.
Тестны берничә тапкыр узарга мөмкин.
Тестны уңышлы узганда катнашучылар исемле сертификат алачак. Проектта катнашу өчен https://finzachet.ru сайтында теркәлергә кирәк.