Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле пиротехник эшләнмәләр кулланыла. Пиротехника әйберләре кибет, базарлар һәм башка сәүдә урыннарында күпләп җыела, шуңа бәйле рәвештә янгын чыгу куркынычы арта.
Пиротехник эшләнмәләрне сату һәм саклау барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми. Бер петарданың шартлавы бөтен пиротехника продукциясен детонацияләүгә китерергә мөмкин. Зур сәүдә үзәгендә мондый хәл килеп туган очракта, аның нәтиҗәләре фаҗигале булачак.
Киләсе проблема булып пиротехник эшләнмәләр белән дөрес эш итмәү тора. Пиротехник эшләнмәләр кайвакыт ябык пространствода (биналарда, фатирларда) кулланыла. Салют, фейерверклар, ракетачыклар биналар, транспорт чаралары, кешеләр янында файдаланылып, аларга зыян китерергә мөмкин.
2019-2020 еллардагы Яңа ел бәйрәмнәрендә республика территориясендә пиротехника әйберләрен дөрес кулланмау аркасында 14 кеше зыян күрде.
Биналарны һәм сәүдә комплексларын иллюминация белән бизәгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу тыела.
Инструкции и памятки по применению гражданами бытовых пиротехнических изделий.