4 нче гимназиядә интернет челтәрендә бердәм куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
Мәгълүмат киңлегендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, Россиядә ел саен интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үткәрелә. Ул мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар циклыннан гыйбарәт.
Челтәрдән нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдалану өчен, Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә кирәк. Чөнки ул мошенниклык, кибербуллинг, троллинг, шантаж, янау, агрессив маркетинг кебек киберкуркынычларны үз эченә ала.
4нче гимназиянең математика һәм информатика укытучысы Диләрә Романова сөйләвенчә, быел гимназиядә чираттагы тапкыр интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе үткәрелгән.
«Дәресләр видеолекцияләр, әңгәмәләр һәм тематик тест формасында узды. Ә кече сыйныф укучылары өчен тематик мультфильмнар карау оештырылды. Укучылар бик теләп катнаштылар, сораулар бирделәр һәм җанлы диалог алып бардылар», – дип сөйләде Диләрә Романова.