Салым түләүчеләргә мәгълүмат бирү максатыннан 11 декабрьдә 10: 00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «ЕНВД рәвешендә махсус салым режимын юкка чыгару һәм салым салуның альтернатив режимнарын сайлау» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.
Вебинар кысаларында Идарә вәкилләре киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк https://w.sbis.ru/webinar/ufns160712 ачылган биттә «Буду участвовать» тамнасына басарга.