Баулыда инвалидлар декадасы кысаларында түгәрәк өстәл узды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

    Иҗтимагый совет инициативасы белән һәм Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ярдәмендә "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә "түгәрәк өстәл" узды.

     Мөһим мәсьәләләр турында фикер алышуда хезмәтләре сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм балалар проблемаларын хәл итү белән турыдан-туры бәйле барлык оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. 
      Иҗтимагый оешмалар вәкилләре социаль яклау, гражданнарның ташламалы категориясе хокуклары, "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы сорауларын бирделәр. Торак-коммуналь хуҗалык, инвалидларны эшкә урнаштыру, һәркем файдалана алырлык мохит, мәктәпләрдә балалар туклануы мәсьәләләре аеруча зур кызыксыну уятты.
   Катнашучылар уртак очрашуларның әһәмиятен билгеләп үттеләр, чөнки барлык кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алу, шулай ук бәхәсле хәлләрне хәл итү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International