Баулы районында үзмәшгульләр күбәйде

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Районның икътисад бүлеге мәгълүматларына караганда, 8 декабрьгә Баулы районында үзмәшгульләр буларак 798 кеше теркәлгән.

Яңа салым режимына күчкән баулылар арасында күпчелек чәчтарашханә, косметологик, транспорт, мәгариф һәм башка хезмәтләр күрсәтүче эшмәкәрләр тәшкил итә. Профессиональ керемгә салымны шулай ук автосервислар хезмәткәрләре, көнкүреш, компьютер техникасын ремонтлау остаханәләре сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International