Баулы аграр көллиятенең дүрт студенты «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашты.
«Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясе буенча агрокөллият данын Айнур Әхмәдуллин яклады. Лев Золотарёв «Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча ярышты. Пешекче эше буенча яшь профессионаллар арасында Мария Веденеева сынаулар узды. Ә көллият студенты Адель Ситдыйкова сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында "Аш-су остасы эше" компетенциясе буенча катнашты. Көллият студентларына әлегә призлы урыннарны ала алмадылар, ләкин аларның һәркайсы, әлеге хәрәкәттә катнашучы булып, тәҗрибә туплады һәм үз осталыгын арттырды.