Баулыларны Дүртенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантында катнашырга чакыралар

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә IV Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант старт алды. Ул онлайн форматта 12 декабрьгә кадәр узачак. Тестлауда юрдиктант.рф сайтында катнашырга мөмкин.

Диктант 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән. Тест тәмамлангач, һәр катнашучы шәхси нәтиҗәгә диктант узу турында сертификат алачак, шулай ук җибәрелгән хаталар буенча мәгълүмати материаллар.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, диктант 40 сораудан тора, җавапларга 60 минут биреләчәк. Төп тематика: 2020 елгы төзәтмәләр белән РФ Конституциясе, пандемия чорында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм чаралары, хезмәт, гражданлык һәм гаилә хокуклары. 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юридик диктантка Нюрнберг трибуналына багышланган сораулар кертеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International